news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның төнге маҗаралары

news_top
Данир Сабировның төнге маҗаралары
Фото: © социаль челтәрдән

Юл газабы – гүр газабы, дип юкка әйтмәгәннәр. Һава торышы бозылу сәбәпле, Данир Сабиров төркеме Актаныштан Казанга төне буе кайткан. Машиналары батып, төпкә утыргач, егетләргә аны ике якка чайкалдырып, махсус ысул белән этеп чыгарырга да туры килгән. Барысы да туңып, юешләнеп беткәннәр. Төркемдәге биюче кызларның да эшләре каты булган. Алар төнге маҗараларны машина эченнән видеога төшереп утырганнар.

«Актаныштан Казанга кайтканда менә шундый хәл булды. Малайлар белән булдыра алганча тырыштык. Бик авыр булды, ләкин бирешмәдек, җаен таптык», – дип сөйләгән Данир видеоларда.

Данир Сабиров төркеме Казанга иртәнге 7дә генә кайтып җиткән. Бүген юмор остасы үзенең концертын Питрәч тамашачысына тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар