Юмор остасы Данир Сабировның «теща»сы – тормыш иптәше Миләүшәнең әнисе хастаханәгә эләккән. Аңа операция ясачаклар. Бу хакта Данир «Телеграм» каналында хәбәр итә.
«Дәү әниебез авыртып китте... Бөерендәге ташларны алыр өчен, инде икенче тапкыр операциягә керә. Бу юлы яхшы гына булып чыкса иде», – дип язган ул.
«Уңышлы гына үтсен инде операция. Әле бик матур йөри иде, сокланып карап утырдым. Шопингта иде, матур итеп киенгән. Аллаһ ярдәм бирсен, әле ул сезгә бик зур терәк, ярдәмче бит»; «Үткенче чирләр булсын»; «Ходай ярдәменнән ташламасын», – дип язганнар Данирның «подписчик»лары.
«Бөердәге ташның нәрсә икәнен беләм. Приступ белән чыкты. Операция ясыйбыз, дигәннәр иде. Күп итеп су эчеп, 5нче каттан 1нче катка йөгердем. Шулай чыкты. Дилбәргә дә Ходай ярдәмен бирсен, тәҗрибәле табиб туры килеп, уңышлы операция булсын», – дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашучы да бар.