news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның сәламәтлеге белән проблема, ул ярдәм сорый

news_top
Данир Сабировның сәламәтлеге белән проблема, ул ярдәм сорый
Фото: "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Татар эстрадасы артисты Данир Сабировның коляскада гына утырып йөрүе турында язган идек. Артист үзе язылучылары белән элемтәгә чыкты һәм аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Кабат шул хәл инде. Бу бил белән кайларга гына бармадым. Умыртка баганасында проблема, менә тотып ала да, аяксыз да калам. Кичә волейбол уйнаганда бил «ычкынды». Мин инде, танышлар тәкъдиме белән, кыйммәтле клиникада дәваландым, «өч айдан нәтиҗә була» диделәр. Алар кушканнарны эшләргә тырыштым. Әмма кабат бу проблема кире әйләнеп кайтты.

Менә туры басып торам, ә минем сул якка кыегайганым күренә. Кем менә шундый проблема белән очрашканы бар? Берәр кеше җиңеп чыкканы бармы? Бу проблеманы башка әйләнеп кайтмаслык итеп буламы?

Концертлар башлангач, авыртуны «баса» торган дару ясатып, сәхнәдә биеп йөрим инде мин», – дип борчылуы белән уртаклашты Данир Сабиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар