Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның кызы Мәрьям аягын сындырган

news_top_970_100
Данир Сабировның кызы Мәрьям аягын сындырган

Данир Сабировның кызы Мәрьямнең култык таяклары белән йөргән видеосын урнаштырган. 

«2-3 ел элек аның белән бу хәл булган иде инде. Шунда өр-яңа култык таяклары сатып алдык та, кешегә бирергә яисә ыргытырга кызганыч булды, калдырдык без аны. Ә халык сынамышларына ышансаң, аларны өйдә сакларга ярамый икән.

«Андый-мондый хәл булса – калсын», дидем. Миләүшә каршы килмәде. Мин реалист кеше, чөнки балалар спортсмен, берәр нәрсә булса, аннан эзләп йөрисе булыр дидек. Мин үзем дә спортсмен булгач, сынган аяк та, сынган кул белән дә йөрдем. Тик миңа костыльләрне әлә кемнән алып торганнар иде, үзебезнеке булмады. Белмим инде, ул сынамышларга ышаныргамы-юкмы?  Хәтерлисезме, юл һәлакәтенә очрап, вафат булган тамашачым Римма апа турында язган идем? Аның соңгы смсы: «Аллаһ боерса, Уфада күрешербез», – иде. Тик менә Аллаһ боермаган. Миңа калса, насыйп буласы була инде. Котылгысыз.

Костыльләр өйдә сакланмаган булса, мин Мәрьям аягын сындырмый калган булыр иде дип уйламыйм. Ярар, тизрәк төзәлсен инде. Үзе бик уфтана. Авыртуга түгел, ә ярышларда катнаша алмаганына. Кызым, бар да яхшы булыр», – дип язган Данир.

Данир кызының видеосын да төшергән һәм кызының култык таяклары белән барганын ирония белән шәрехләп бара: «Мәрьям апа бара безнең. Авыр булды кыз балага тормыш юлын узганда. Әмма ул барыбер бара кызыл утлар янганда...»

«Балакаем, күзләр тигәндер инде, бигрәк үзеңә охшап хәрәкәтчән бит. Сынамышлар бар инде ул, булачсы булмый калмас»;

«Иманлы кеше сынамышларга ышанмый. Шулай кирәк булган»;

«Данир, менә шулай, беркайчан да начарны уйларга ярамый. Уйлар материаль. Мәрьям терелүгә сатыгыз»;

«Булавка тагып куегыз шул балага», – дип язган дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100