Юмор остасы Данир Сабировның «Кирәк әни» җырына төшерелгән клибы чыкты.
«Шуны әйтәсем килә: клипның сценарие чын булган хәлләргә таянып язылды. Тик машина әнигә 5 ел элек бүләк ителгән иде, ә клипны исә менә әле генә төшердек. Шулай да, без барысын да килештереп, уйнап чыктык. Актерлык осталыгыбызга бәяне сездән көтәбез!» – дип яза артист.
Киттек, карыйбыз һәм бәя бирәбез!