Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның гаиләсендә көтеп алынган шатлыклы хәбәр бар

news_top_970_100
Данир Сабировның гаиләсендә көтеп алынган шатлыклы хәбәр бар
"Татар-информ" архивы

Миләүшә һәм Данир Сабировларның гаиләсендә көтеп алынган шатлыклы хәбәр бар. Кечкенәдән нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче олы кызлары Мәрьям спорт мастерына кандидат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә артист Мәрьям кызы белән хәбәр итә.

«Мастер» да булырга язсын», – дип тели юмор остасы. Бу теләкләргә башкаларга да кушылган.

«Яратам шул матур, тырыш кызны, маладис, балакаем. Алдагы көнеңдә дә зур дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын. Билгеле, мондый исем алу – искиткеч тырышлык нәтиҗәсе. Юлыңда гел яхшы кешеләр генә очрасын, балам!»;

«Котлыйбыз! Алма агачынан ерак төшми. Дәрәҗә артында күпме хезмәт. Сокланырлык!», – кебек комментарийларны күп калдырган Сабировлар гаиләсен күзәтеп баручылар.

«Бүтән берничек булалмый,

Чөнки ул – Данир кызы!

Әни-әти тырышлыгы, баланың үҗәтлеге,

Сабировлар йолдызы!

Искиткеч үрнәк гаиләдә

Туып үскән ул – Мәрьям!

Ике кызы, әти-әни, әби-бабай, гаилә өчен

Бу – бик шатлыклы бәйрәм!

Чын күңелдән котлыйм!» – дип, берәү теләкләрен шигъри юлларга салган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100