Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның гаиләсе ишәергә тора?

news_top_970_100
Данир Сабировның гаиләсе ишәергә тора?
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән төшкән фото куйган. Артист анда хатын-кыз булып киенгән һәм «бала көтә». Бу – чираттагы номер өчен образ гына, әмма аның гаиләсендә малай тууын теләүчеләр «Малаймы?», «Хатыннан булмады инде, малайны үзем табам», «Данир, малайны үзең алып кайтырга булдыңмы әллә? Бу Миләүшәне көтсәң, я картлык килеп җитәр. Мин киттем малай артыннан, дисеңме?» – дип шаярткан алар.

Бу образда Данирны әнисенә охшатканнар. «Гел әниеңә охшагансың икән, Данир! Чибәр!» – дип тә комментарий калдыручылар бар.

Шулай да Данирның виртуаль дуслары арасында бу образны кабул итә алмаучылар җитәрлек.

«Ир кешегә хатын-кыз булып киенергә кирәкми»;

«Абау, кеше куркытма, Данир»;

«Юк инде, Данир, бу образың белән килешеп булмый, дәрәҗәңне төшермә. Җенесләрен алыштырып «хыялланган» юләрләргә охшап калгансың», – дип, комментарий язучылардан артистны яклаучылар да бар.

«Супер! Мин бер карауда танымадым да әле», «Килешми дә килешми, диләр. Ник килешмәсен. Ул бит артист. Көлә-көлә, рәхәтләнеп карыйбыз бит. Гаепләргә генә тора безнең халык», «Ул бит бу образда урамда йөрми, ә сәхнәгә уйнарга чыга», – дип язган алар.

 

Фото: © Данир Сабировның социаль челтәрдәге битеннән алынды

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100