Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның әнисеннән эремчекле кәтлит һәм «төсле» салат рецепты

news_top_970_100
Данир Сабировның әнисеннән эремчекле кәтлит һәм «төсле» салат рецепты
Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Флүзә Сабирова улы гаиләсенә кунакка килгән. Ул улы Данир гаиләсен гаиләсен эремчекле кәтлит һәм яңа төр салат белән сыйлаган. Ризыкларны әзерләү процессын килене Миләүшә видеога төшергән.

Кәтлит өчен: тавык түше, эремчек, суган, сарымсак, тоз, борыч, кайнаган су.

Тавык түшен, суган һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарырга. Гадәттә кәтлиткә сөттә җебетелгән ипи яки батон салабыз бит, ә Флүзә ханым эремчек салырга тәкъдим итә. Бу массаны яхшылап болгатырга, куерак булган очракта кайнаган су салырга.

Аннары кәтлитләрне формалаштырырга һәм үсемлек маенда кыздырырга.

Салат өчен: пешкән кызыл чөгендер, яңа өзелгән кыяр, консервланган кукуруз, баллы суган (ак суган), кинза (яки укроп белән суган), үсемлек мае, тоз.

Суганны ярымбоҗралап турарга, ачысын алу өчен өстенә кайнар су салып торырга, аннары саркытырга.

Чөгендер белән кыярны шакмаклап турарга.

Барлык ингредиентларны кушып болгатырга.

«Миңа бу кәтлит рецепты һәм салат та бик ошады, сезгә дә ошар дип өметләнәм», – дип сөйли Флүзә ханым.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100