
Данир Сабировны хатыны мунчага җибәрмәгән. Ничекләр генә үгетләмәгән ул Миләүшәсен, нинди генә сүзләр әйтеп тынычландырмаган.
«Матурым, егетләр шалтыратты, мунчага чакыралар. Бары тик егетләр генә җыелабыз. Хәтта Илдар да була. Гүзәлнең аны беркая җибәргәне юк бит.
Рифат та «киләм» диде, намазда булуына карамастан. Сөлгеләр, берни кирәкми, бар да бар, ди. Бары тик ир-атлар гына булабыз, башыңа берни кертмә, уйлап чыгарма, зинһар. Рифат була. Рифат булган җирдә нинди кызлар булсын инде! Бары тик ирләр генә.
Хәләл кичә, бернинди хәмер булмый. Бары тик чәй церемониясе. Туган көндә чәй церемониясе булды бит. Кайгырма, барысы да әйбәт, күрешербез.
Ә, мин сиңа акча калдырмадым бит әле. Маникюр, педикюрмы анда. Ярар, вакланып тормыйм, карточканы гына калдырам. Ярар, матур гына», – дип юмалапмы-юмалый хатынын Данир.
Әмма Данир хатыныннан рөхсәт сүзе ала алмый. Аңа инде чыгып киткәч кире борылып керергә туры килә.
«Ну, барсам, буладыр бит инде?» – ди ул, һаман яхшыга өметләнеп. Миләүшәнең исә җавабы кыска була: «Ю-ю-юк», – кына ди. «Син Гүзәлдән дә «хуже», – дип кул селти аңа Данир.
«Сезнең гаиләдә дә сорап китеш бармы?» – дип язган шаян видео янына Данир Сабиров.