Данир Сабировның әнисеннән бәрәңге бөккәне рецепты
Аны бәрәңге тәккәсе, бәрәңге бөкресе, бәрәңге төрмәсе дә диләр.
Сез аны үзегез яраткан камыр белән пешерә аласыз. Ә бу очракта чүпрәсез, төче камыр рецепты тәкъдим ителә.
Камыр өчен: су, май, тоз, сода.
Эчлек өчен: бәрәңге, суган, тоз, борыч.
Эчлеккә әнис орлыгы салучылар да бар.
200 градуска кадәр кызган духовкада ярты сәгать пешерергә.