«Әнинең бүген операция. Үзе борчыла, елый. Мин гел аны уйлыйм. Бар да яхшы була күрсен», — дип, Данир Сабиров инстаграмда әнисенең операциягә керүе турында язган иде.
Артист сторисларында әнисен хастаханәдән чыгарулары турында хәбәр итә. Җитди яңалык әйткәндә дә юмор остасы үз стилен югалтмый. «Игътибар, игътибар. Республика клиник хастаханәсе сөйли һәм күрсәтә. Сабирова Флүзәне хастаханәдән чыгардылар», — дип шаян итеп сөйли ул.
Операция уңышлы үткән. Данир Сабировның әнисе дәвалануын тернәкләндерү үзәгендә дәвам итәчәк.