Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировны әнисе самолетта тудыра язган

Юморист инстачыларга биографиясен тәкъдим итте.

news_top_970_100
Данир Сабировны әнисе самолетта тудыра язган
«Татар-информ» архивы

Пародия остасы Данир Сабиров инстаграм сәхифәсендә биографиясен яза башлады.

«Минем дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган. Самолетта туа язганымны әле белмәгәнсездер дә?! Ул вакытта әти-әни Коми якларында, Ухта шәһәрендә яшәгән. Табиблар фараз итүенчә, мин 15 февральдә туарга тиеш булганмын. Әни, бала табарга дип, туган ягы — Азнакайга кайтырга булган. Самолетка утыру белән аның тулгаклары башланган. Тик ул аңа артык игътибар бирми, ә «бөерләремә салкын тигән икән», дип уйлый.

31 гыйнвар көнне әти-әни туры рейс белән Ухтадан Бөгелмәгә оча. Аннары автобус белән Азнакайга кайталар. Әле бит Азнакайдан соң авылга да кайтырга кирәк. Автобус булмагач, җәяүләп Сәпәй авылына таба атлыйлар. Хәтерегездәдер, әйеме?! Әнинең тулгагы, анда мин туарга торам, ә ул кышкы буранда, ачы салкында зур юлдан чемоданнар тотып авылга кайтып бара», — дип туктап калган артист.

Инстачыларга бу тарих кызык тоелган, «иң кызыклы урынында туктагансың», «дәвамын көтәбез», — дип язганнар.

«Элек бит без корсак тотып утырмадык. Хәзер бит балага узу белән корсакларын тоталар», «Корсак тотып утыраларда тугыз ай, аннан ярдырып алдыралар», «Эштә утырырга авыр дип, больничный алалар», — дип усалланып алган инстачы апалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100