Данир Сабировның кызы Мәрьям матурлык бәйгесендә номинациядә җиңгән
Мәрьям Сабирова “Мини Мисс Кремлевская Набережная 2018” конкурсының "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулаган. Шатлыкны хәбәрне Данир Сабиров “Интертат” хәбәрчесенә әйтте.
“Мәрьямгә сигез яшь. Аллаһыга мең Шөкер, уңышлары белән безне гел сөендереп тора. Безнең чираттагы җиңүебез белән уртаклашасыбыз килә. Ул "Мини-мисс" Кремлевская набережная" матурлык бәйгесендә “Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңеп чыкты. Аның фотосүрәте иң күп “лайк”лар җыйган, безнең өчен тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт. Кызым бик куанды, чөнки бу аның өчен бик зур җиңү. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, иң кирәклесе шул”, - диде җырчы.