news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның кызы Мәрьям аягын имгәткән

Мәрьямгә култык таягы сатып алганнар.

news_top
Данир Сабировның кызы Мәрьям аягын имгәткән
Салават Камалетдинов

Данир Сабировның кызы Мәрьям аягын имгәткән. Сул аягы сызлауга зарланган, ярышлардан соң (Мәрьям нәфис гимнастика белән шөгыльләнә) хәле тагын да начарланган. Артист бу турыда инстаграмга яза.

«Травматологка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Мәрьямнең аяк сеңерләре тартылган, гипс салдылар. Ул хәзер култык таягы ярдәмендә генә хәрәкәтләнә. Миләүшә култык таягын прокатка алырга тәкъдим иткән иде. Мин тормышта оптимист кеше буларак: „Спортчылар гаиләсендә бу бик кирәкле экипировка“, — дидем. Сатып алырга булдык», — ди ул.

Инстачылар бер тавыштан балага күз тиюе турында яза. Кызын даими интернет челтәренә куеп торганы өчен Данирга «эләктергәннәр». «Сәламәтләнегез! Күрәсең, бераз „тәнәфес“ кирәктер», «Мәрьямнең тизрәк савыгуын телим, күз тия аңа. Гел хәрәкәттә бит ул. Авырмас сөяк булмас, көчлесе булмасын», — дигәннәр

Бер инстачы тизрәк аякка басу өчен киңәшләр калдырган. «Яз башында улымнын шулай булган иде. Ике атна гипс белән, тагын ике атна тыгыз итеп бәйләп йөрде. Бер атна үткәч, тозлы суда тоттык 15 минут, көнгә ике тапкыр әйбәтләп удык. Шөкер, әйбәтләнде», — дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар