Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның кышын яңа өзелгән кыяр-помидор ашаучыларга шаккаткан вакыты булган

Юмор остасы хейтерларга җавап биргән.

news_top_970_100
Данир Сабировның  кышын яңа өзелгән кыяр-помидор ашаучыларга шаккаткан вакыты булган
«Татар-информ» архивы

Данир Сабиров көнләшеп ямьсез комментарийлар язучыларга җавап язган.

«Кичә әнине котлап куйган пост астында нәрсә генә язмаганнар?! Хейтырларга бер сүз ошамаган — аниматорлар. «Сез - байлар гына аларны чакырта ала, ярлы авыл халкына кайда инде?» — дип язганнар.

Ялгышмасам, антиматор балаларның күңелен ачкан өчен сәгатенә 2-2,5 мең сум ала. Елына бер тапкыр чакыртырга ярыйдыр бит. Авылдан-шәһәрдән тормый, мин беләм шундый авыл кешеләрен, алар 300-400 мең сумлык гонорарлы артистларны үзләренең юбилейларына чакырталар! Күз алдына китерәсезме?!

Бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора! Тырышкан кешегә кайда яшәү мөһим түгел. Ә менә диванда кеше чәйнәп ятучының гомере шулай яткан килеш уза да китә. Җәл. Тормыш яхшы якка үзгәрсен дип, бер кечкенә генә адым ясап карагыз әле. Иртәгә — тагын бер адым…

Аннары, шул ук хейтерлар Миләүшәгә: «Әлбәттә, ире бай бит аның. Байга кияүгә чыктың да», — дип язалар. Ул бичарама маникюрга да, массажга да йөрергә ярамый. Беләсезме, Миләүшә белән без өйләнешкәндә минем фатирым да, танылган исемем дә юк иде. Мин студент идем. Матур тормышта яшәргә теләге булган гап-гади студент идем. Әле Миләүшәгә кунакка килгәндә табыннарына да шаккатып карый идем: урамда кыш, ә алар кыяр-помидор ашый. Минем өчен хәтта шул күренеш гадәти түгел иде.

Тулай торакта үскәнемне беләсез. Әти-әнием гади эшчеләр икәне дә сезгә мәгълүм. Артымнан төртүче дә, зур акчалар бирүче дә булмады. Бүген мин үземне әллә нинди бай дип санамыйм, булганына шөкер. Әмма нәрсәбез бар — ул Миләүшә белән бергәләп җыйган малыбыз. Без бүгенге көнгә бергәләп килдек!

Кулыбыздан килгәнчә, балаларны да сөендерәбез, ялына да йөрибез, әти-әнине дә онытмыйбыз. Безгә начар сүз язып, вакытыгызны әрәм итмәгез», — дип «диванда эшсез ятучыларны» тормышларын яхшыртырга өндәгән ул.

Юмор остасының сүзләре белән тамашачылар да килешкән.

«Мин сезнең Миләүшәгә, әниегезгә, кызларыгызга булган хөрмәтне, мәхәббәтне күреп сокланам. Чын ирләрчә яшисез! Хатынын, әти-әнисен, гаиләсен хөрмәт иткән ир-атның дәрәҗәсе югары була! Ике дөнья бәхете, сәгадәте насыйп булсын сезгэ һәм сезнен гаиләгезгә!»;

«Сөйли бирсеннәр, гөнаһыгыз бетәр. Дөньяның бар рәхәтен белеп яшәргә кирәк. Артист эше жиңел түгел ул», — дип комментарий калдырган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100