Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров хатынының сеңлесенә өйләнгән егет турында сөйләде

Юмор остасы үз тормышында булган кызыклы хәл турында сөйләде.

news_top_970_100
Данир Сабиров хатынының сеңлесенә өйләнгән егет турында сөйләде
Салават Камалетдинов

Юмор остасы, тамада Данир Сабиров үз тормышында булган кызыклы хәл турында сөйләде.

Ул Нижгар якларында Фәнис исемле бер егетнең туен алып барган. Бер елдан бу егет аңа кабат шалтырата, туй алып баруын сорый. Алар арасында шундый сөйләшү була.

Брат, салям, хәтерлисеңме былтыр минем туйны алып барган идең? Мыни сине туйга чакырма келим әле.

Ярар. Кемең өйләнә?

Мин үләнәм.

Ничек инде, син былтыр өйләнгән идең бит?

Брат, яхшы хатын булмады ул, әллә нәрсә булды шунда! Хатынны әти-әни дә ошатмады, ә синең алып баруыңны ошаттылар.

Фәнис, мин алай булдыра алмыйм, син яшәп китә алмагач, мин үземне гаепле саныйм. Хатын ягыннан туганнарың: «Өченче туена да шушы алып баручыны чакырачак», — дияр, сүзе булачак. Матур булмый, икенче якка ошамый.

Икенче якка да ошый, алар да сине көтә. Просто бу хатын теге хатынның сеңлесе!

«Шундый хәлләр дә була икән тормышта. Бармадым», — дип сөйләде Данир Сабиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100