Данир Сабировның хатыныннан кыстыбый рецепты
Миләүшә ханым кыстыбый җәймәсен эчке яктан да майлый.
Данир Сабировның хатыны Миләүшә ханымнан кыстыбый рецептын тәкъдим итәбез.
Кыстыбый камыры өчен: 1 йомырка, 1 стакан сөт, 1/3 үсемлек мае, 1 аш кашыгы кибет каймагы, 2 аш кашыгы эретелгән атланмай, тәменчә тоз, он.
Камырны бер сәгать «ял иттерергә» кирәк.
Эчлеккә гадәттәгечә бәрәңге боламагы пешерергә. Аны һәркем үзе яратканча әзерли ала. Кемдер сөт кайнатып, атланмайда суган кызыдырып сала, икенчеләре суганны бөтен килеш бәрәңгегә генә салып пешерә, аннары алып ташлый, кайберәүләр бәрәңгене үз суында гына изә…
Миләүшә ханым бер зур җәймә ясый һәм тәлинкә куеп кечкенә җәйләр кисә. Аларның ике ягын да коры табада кыздыра.
Әзер җәймәләрне өстенә пакет куелган сөлге белән каплап бара. «Шулай эшләгәндә камыр үз парында йомшара», -ди ул.
Аннары ул камырның эчке ягын майлый. Җәймәгә юка итеп бәрәңге боламыгы җәя һәм кыстыбыйның тышкы ягын, кырыйларын да майлап куя.