Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатынына: «Ничек армыйсың киенеп тә чишенеп?»

Миләүшә Сабирова матур итеп киенеп төшкән яңа фотосын куйган.

news_top_970_100
Данир Сабировның хатынына: «Ничек армыйсың киенеп тә чишенеп?»
Рамил Гали

Данир Сабировның хатыны Миләүшә матур итеп киенеп төшкән яңа фотосын куйган. Фото янына «Сабировлар гаиләсе канцлеры» дип язып куйган.

«И, бәбкәм, бер эшең дә юк бит синең. Ничек армыйсың киенеп тә чишенеп», - дип язган җырчыларның тормышын күзәтеп баручыларның берсе.

«Бик дөрес сүзләр, эшлисе дә килми», - дип җөпләп алган икенчесе.

«Кешене якыннан белмичә, нәтиҗә ясарга ашыкмагыз»;

«Миләүшәдән дә эшчән хатын күргән юк әле. Күп артистларның берничә админы бар, ә Данирның — бер Миләүшә! Хисапчы да, костюмер да, ашарга пешерүче дә… Эшсез кул кушырып утырганы юк аның. Тынычланыгыз, зинһар», - дип яклап чыгучылар табылган.

«Даниры башка кешегә ышанмый, димәк. Кем гаепле соң монда?»;

«Дөрес эшли, бозыклык күп хәзер, шуңа күрә гел үзе булсын ире янында»;

«Язып та карыйлар инде, Миләүшәнең эшен сез барып эшлисезме әллә, дип сорыйсы килә кайберәүләрдән»;

«Шулайдыр инде. Аларга килеп эшләп китәдер. Ике кыз үстерәләр. Аларны укытырга, ирен карарга, иренең администраторы да ул бит. Концертларны ул оештыра ич. Кешене белмичә, әллә ниләр язмыйк инде», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Иҗади гаиләне яратучылар Миләүшәгә соклануларын белдергән, матур сүзләр язганнар.

«Бик зәвыклы киенәсез. Хатын - иренең визит карточкасы. Сезнең гаиләгезне яратам. Ике кызын карый, өе зур, җыештырырга, пешерергә һәм шулай матур кала белергә кирәк»;

«Голливуд ял итә. Көнләшәм»;

«Миңа пәлтәсе дә, сумкасы да ошамый. Ә Миләүшә үзе матур кәнишне, чурту-матыр, сүзсез»;

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100