Данир Сабировның хатынын купальниктан төшкән фото куйганы өчен гаеп иткәннәр
Юмор остасының хатыны Миләүшә яңа фото куеп, инстачыларның һушын алган.
Данир Сабировның хатыны Миләүшә купальниктан төшкән фото куйган. Инстачылар аның зифа буена, купальнигына сокланган. Виртуаль дуслары күз тимәсен дип тә курка.
«Берәр кайда эшлисеңме син? — дип кызыксынган берәү.
«Буй-сының никадәр генә матур булса да, татар хатынына болай кылану килешми», — дип гаеп иткән икенчесе.
«Данир атның иң шәбен биргән», - дип шаярткан өченчесе.
«Быелгы җәйне ясалма бассейннарда үткәрсәгез генә инде. Ярар, сеңлем, акчагыз янга калыр», — дип комментарий калдыручы әллә иҗади гаиләнең акчасы янга калуга, әллә ялга бара алмауларына шатланган.