Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны Миләүшә: “Торак өчен түләргә дә акчабыз юк иде”

Танылган алып баручы, пародия остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова инстаграм битендә күпчелек укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап посты язган.

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны Миләүшә: “Торак өчен түләргә дә акчабыз юк иде”

“Бәлки, бик озын язармын, ләкин бу иң күп бирелүче сорауларга җавап булыр. Миннән еш кына балаларыбызның кайда шөгыльләнгәннәрен, кайсы тренерлардан нинди дәресләр алганнарын, ничек итеп шундый нәтиҗәләргә ирешүләрен сорыйлар. Һәр балага да игътибар кирәк. Аларның һәркайсысы үзенә күрә талантлы, моны бары тик күрә һәм үстерә белергә генә кирәк. Чыннан да, бу буш сүзләр түгел.

Иң яхшы мәктәп һәм беренче класслы тренер булырга тиеш дигән таләп юк. Кемдер бии белә, яхшы рәсем ясый, физик яктан сыгылучан, кемдер тумыштан ук җитез һәм өлгер, ә кемдер төпле һәм түземле һ.б. Димәк, балага туры килә һәм җиңел бирелә торган шөгыль табарга кирәк. Баштан ук ул шөгыль авыр бирелсә дә, билгеле бер вакыт үткәч, аның балага туры килү-килмәве ачыклана төшә.

Кайберәүләр “моның өчен һәркемнең дә мөмкинлеге һәм акчасы юк”, - дип әйтер. Сезнең белән бәхәсләшәсем килми. Әйе, әгәр дә профессиональ яктан җитди шөгыльләнсәң, ул шөгыль һәрдаим ниндидер чыгымнар таләп итәргә мөмкин. Әмма бу һәрвакытта да шулай дигән сүз түгел. Иң мөһиме - ата-аналарның һәм баланың теләге булу. Теләгән кеше “кесәсе”нә туры килгән шөгыльне һәрвакыт табар.

Гаилә тормышыбызның башлангыч чорын искә төшерсәң (кайбер кешегә сәер булып тоелыр), безнең бюджетта кафега барып ашар өчен яисә кыйммәтле әйберләр алыр өчен генә түгел, торак өчен дә түләргә акчабыз юк иде! Безгә бик тә әнием ярдәм итте, аның белән бергә тордык, исраф итмичә генә яшәдек һәм акрын гына бүгенге көндәге хәлебезгә атладык. Беренче чиратта әниемә һәм Ходайга рәхмәтлемен. Шуңа күрә, куйган максатыгызга барырга, балаларыгызга булган кадәрне бирергә курыкмагыз һәм, иң мөһиме, ирегезне яратыгыз һәм аңа һәрьяклап булышыгыз, терәк-таяныч булыгыз. Барыгызга да мәхәббәт телим!”, - дигән Миләүшә Сабирова.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Может напишу длинно, но это то, с чем хочу с Вами поделиться и ответ на часто задаваемые мне вопросы: "Где занимаются наши дети, к каким тренерам ходят, какие занятия посещают, как добились таких результатов..." Каждый ребенок требует внимания. Все дети по-своему талантливы, просто это надо уметь увидеть и развивать. На самом деле это не пустые слова, это так и есть. Необязательно это должны быть супер школа и первоклассный тренер. Кто-то умеет танцевать, кто-то хорошо рисует, кто-то физически гибкий, кто-то с рождения юркий и шустрый, а кто-то усидчивый и основательный и т.д. И значит надо ребенку находить соответствующее занятие, которое бы пришлось ему по душе и давалось легко. Но если даже в начале кажется сложным, то по прошествии некоторого времени оно становится ясным, подходит это вашему ребенку или нет. Некоторые скажут, что не у всех на это есть деньги и возможности. Спорить с вами не буду. Да, если профессионально и серьезно заниматься чем-либо, то это может требовать постоянных вложений. Но это не значит, что во всем и всегда так. Главное, все-таки, желание родителей и самого ребенка, кто хочет, тот всегда найдет то, что ему по карману. Если вернуться к началу нашей семейной жизни, то может для кого то это покажется странным, но у нас не было денег не только сходить покушать в кафе и покупать дорогие вещи, но и платить за жилье. Нам очень помогла моя мама, мы жили с ней, экономили на всем и так по-тихоньку шли к тому, что сейчас у нас есть. Благодарю Бога, и маму в первую очередь, что сейчас именно так, как есть. Поэтому, хочу вам сказать, не бойтесь идти к своей цели, вкладывать в своих детей, и главное наверно, нужно любить мужа и помогать ему во всем, быть ему опорой и поддержкой. Всем любви #сабировы

Публикация от Миляуша Сабирова (@milagrasss555)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100