Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабировага дәгъва белдерәләр: "Сезнең бер эшегез юк, әниегез бөтен дөньягызны алып бара!"

Пародия остасы Данир Сабировның хатыны - Миләүшә Сабировага "сезнең бер эшегез юк, әниегез бөтен дөньягызны алып бара", дип дәгъва белдереп язганнар. Миләүшә Сабирова моңа карата Инстаграм битендә җавап язган.

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабировага дәгъва белдерәләр: "Сезнең бер эшегез юк, әниегез бөтен дөньягызны алып бара!"
"Сезнең бер эшегез юк, үзегезне карап тик йөрисез. Әниегез бөтен дөньягызны алып бара, арыганы йөзенә чыккан. Оят, конечно!" - дип язганнар Миләүшә Сабировага.

"Көнләшүдән шартлыйлар бугай. Моны язган кешенең диагнозы билгеле инде", "мондый пычрак сүзләргә игътибар итмәгез. Эчтән генә көнләшсеннәр. Сез Данир белән молодцы",  "кешедә кешенең нәрсә эше бар?! Бөтен кеше дә бер юлдан йөри, кулыгыздан килсә сез дә йөрегез! Көнләшкән кеше генә шулай әйтер, акыллы кеше андый булмас!", "Иптәшләр! Һәр әнинең үз балаларына булышасы килә, кулдан килгэндә! Сәламәт булсыннар. Начар булса кайтып китәр иде! Үз кызы, оныклары янында булгач җаны тыныч!сәламәтлек, иминлек гаиләләренә", "Җәмәгать! Кеше тормышы кемгә кирәк? Яшь вакытта кая җаның тели йөрергә, ни телисең ашарга, дөньяның тәмен татып, матурлыгын күреп яшәргә кирәк! Бер-береңә бәхет теләгәндә генә Аллахы Тагалә бирә! Кеше тормышына шатланып куанырга кирәк! Бер кем дә беркемнең өлешенә тими", - дип яза подписчиклар.

Миләүшәнең җавабы: "Әллә кем түгел без, әмма ким түгелбез әллә кем булганнардан".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100