Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны Миләүшә: «Данирның балык тотуы туйдырды»

Юмор остасы, пародист Данир Сабировның хәләл җефете Миләүшә Сабирова иренең балык тотарга йөрергә яратканын, әмма үзенә балык чистарту ошамаганын Инстаграм битендәге сәхифәсендә язган.

news_top_970_100

«Элек Данир еш кына балык тотарга йөри иде. Туйдырды бу эше…

Дөресен генә әйткәндә, балыкны гел чистартып тору миңа бик ошамады, балыкчыларның хатыннары мине аңларлар дип уйлыйм.

Бервакыт, әле Мәрьям бәләкәй чагында, Азнакайга кунакка киттек. Гадәттәгечә, Данир балык тотарга барырга җыена, ә мин каршы. «Монда күңелсез миңа, минем белән кал», — дим. Юк, балык мөһимрәк, җыенды да китте. Ярты сәгатьтән кире кайта — коты чыккан, аллергиясе башланган! Черкиләрдән кием-салымга гына сиптерә торган спрейны битенә сиптергән!

«Минем ризалыктан башка йөрсәң, шулай була!» — дидем. Шул вакыттан бирле ул балыкка йөрми диярлек», — дигән Миләүшә Сабирова.

«Тоткан балык барыбер тәмлерәк», «Бөтен кешенең дә кереме сезнеке кебек түгел шул», «Мин, киресенчә, балык тотарга яратам, балык тоту — гаиләбезнең йомшак ягы», — дип яза инстачылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Раньше Данир очень часто ходил на рыбалку ? Как мне это надоело... Если честно, мне еще не совсем нравилось постоянно чистить рыбу ?‍♀️ (думаю, жены рыбаков меня поймут) Однажды, когда еще Марьям была маленькой, поехали мы в гости в Азнакаево. И, как обычно: Данир собрался на свою рыбалку, а я была против. «Скучно мне тут, оставайся со мной», - говорю. Но нет, рыба важнее, собрался и уехал. Возвращается через пол часа - у него началась страшная аллергия! Случайно набрызгал на лицо спрей от комаров, которым по инструкции нужно было обрабатывать только одежду ? «Вот так вот, ходить без моего согласия», - естественно сказала я. С того времени он практически не ходит на рыбалку... Нынче рыбу нам привозит @smaylovich прямо домой! Чистить не надо, разделывать тоже, все готово. Свежее и качественное ? А сейчас они открыли еще и свой магазин на Комарова 2/3. Теперь на рыбалку хожу только я ? @smaylovich

Публикация от Миляуша Сабирова (@milagrasss555)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100