Данир Сабировның хатыны Миләүшә: “Данирга ярарга тырышам”
Танылган алып баручы, пародия остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова Инстаграм битендә кызлар өчен ир-ат янында нинди булырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген язган.
“Беренче чиратта, ир-атлар күзләре белән ярата. Шуңа күрә хатын-кыз һәрвакытта да үзен карап йөрергә тиеш. Бергә гомер иткәндә ирең сине нинди кыяфәттә генә күрми. Әгәр дә мәхәббәт чын икән, тышкы кыяфәтеңә карап кына яратмый кала алмыйдыр. Әмма, миңа калса, ир-атларның янында матур, тәэсир ясаучы, үз-үзен караган хатын-кыз булса, аларга барыбер рәхәт.
Матурлыкны куәтләп тору өчен елдан-ел күбрәк көч куярга кирәк: дөрес туклануны игътибарга алу, фитнес белән шөгыльләнү, зәвык белән киенү һәм үз-үзеңне карау зарур.
Данир минем яхшы кыяфәттә булганымны ярата. Ул минем белән горурлансын дип, мин аңа ярарга тырышам.
Сезнең ирегез дә башка ир-атларның карашларын тотсын. Үз хатынына аның һәрвакыт кызыксынуы булачак”, - дип язган Миләүшә Сабирова.