Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны иреннән көлгән

Кая гына барса да, артист бөтен әйберләрен онытып, яисә калдырып ук китә икән.

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны иреннән көлгән

Популяр юмор остасы, җырчы Данир Сабиров үзенең Инстаграм челтәренә кызыклы гына видео урнаштырган. Анда артистның хатыны Миләүшә иреннән көлә. Данир спортзалга яки берәр кая җыена башласа, хатынын аптырата икән: «Миләүшә, кая минем трусы, кая минем носки? Миләүшә, кая минем форма, яисә кая минем су сала торган савыт һәм сумка? Ә иң соңгысы, „кая минем ремень?“ (ә ул һичшиксез кызыл булырга тиеш!)».

Һәрнәрсәдән кызык таба торган артист үзе исә, иң гаҗәбе инде бөтенләй җыенып бетеп чыгып киттем дигәч кенә, өйдә телефон онытылып калганы беленә, дип өстәп куя.

«Телефоның гына булса ярар, акчаң да, тутырылган сумкаңны да калдырып чыгып китәсең, бит!», — дип битәрли Миләүшә.

«Син миңа аны үзең бөтенесен җыйнап, кулыма тоттырырга тиеш! Кайчакта, менә монда ул дип, бик белдекле кыяфәт чыгарып, китереп биргән сумкаң эчендә берни дә булмый, я ул әйбер бөтенләй машинада калган була», — дип җаваплый хатынына Данир.

Инстадуслары моңа каршы: «Өйдә дә нәкъ концерттагыча икән бит сезнең. Бөтен нәрсә дә тормыштан алына шул»; «Аңа шулай килешә дә, ул бит артист», — дип язган.

Кайберләре: «Мин генә шулайдыр дигән идем, минем кебек хатыннар бар икән, ирләрне садикка җибәргән кебек җибәрәбез»;

«И, кызлар, кием ни ул, минеке холодильникны ачып алып та ашамый, тапмый, син алып биргәч тәмлерәк дип көтеп утыра»;

«Мин кайвакыт хәтта исемне дә хатыннан сорыйм», — дип язган.

Бу язганнарга нокта куеп, бер ханым: «Бездә алай түгел! Ирем дә, балалар да үз әйберләрен кайда икәнен беләләр. Һәр әйбернең үз урыны бар», — дип Миләүшәгә теләктәшлек белдерә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100