Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировны чит кеше хатын укуда гаепләгәннәр

Җырчы хат укыгач, үзен банкрот дип игълан иткән.

news_top_970_100
Данир Сабировны чит кеше хатын укуда гаепләгәннәр

Популяр җырчы, юмор остасы Данир Сабиров үзенең Инстаграм сәхифәсенә, үземне банкрот дип игълан итәм, дип язган. Банкротлыкка чыгуының сәбәбе — кызларының Кыш бабайга язган хаты.

«Сезгә килдеме? Буләкләре мул идеме? Иске Яңа еллар белән барыгызны да!» дип яза ул.

Кыш Бабайга язган хаттан күренгәнчә, кызларның теләкләре шундый зур. Алар курчакларына костюмнар, Лол курчагының өен һәм капсуласын сорый. Шулай ук слайм ясый торган мөгезборын, я булмаса сигезле яки унлы модельле телефон да бар үтенеч-хатта.

Данир Сабировның бу постына каршы җырчы Булат Бәйрәмов, сезнекеләр яза икән әле, минекеләр йөземә карап әйтәләр, дип язган.

«Ыштаныңны салдыра язганнар бит болар»;

«Хәзер Кыш бабайга бигрәк авырга туры килә шул. Барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга, шул яңа айфоннар өчен чиратларда торырга да кирәк. Менә элек куян, аю, агач машиналар һәм кәнфитләр генә китерә иде алар»;

«Минем кыз да әтисенә телефон сорап язган. Бар бит синең яхшы телефоның, диюмә, „булсын, бушка килә бит ул“, ди»;

«Безнен кызыбыз алты яшендә әтисенә телефон сорап язган иден. Ул чагында Кар кызына авыргарак килде», дип язучылар да бар.

«Безнең Кыш бабайдан малай ноутбук, кыз айфон 11, ә бәләкәй кыз чын ат алып кил, дип сораганннар. Кыш бабай белән нишләргә дә белмичә аптырадык башта. Аннан, „Кыйбатлы әйбер сорагансыз. Акча җитми. Сез әле бәләкәйрәк тә, аларны сезгә бирергә иртәрәк. Әзрәк үсегез инде“, дип, балаларга каршы хат яздык. Ярый әле тавыш-тынсыз гына кабул иттеләр»;

«Ирем Кыш бабайдан җавап хаты итеп, айфоннар бетте дип язды. Шуннан соң, кем язганын белер өчен балабыз өйдәге бөтен кешенең язуын тикшереп чыкты», дигән бер ханым.

Шулай ук балаларының ничек итеп зурлардан бүләк сораулары хакындагы комментарийлар да бар;

«Безнең онык бүләкләрне күргәч, боларны Кыш бабай бүләк итте бит. Бабаем, ә сез безгә берәр бүләк алдыгызмы, дип, бабасына шок ясады. Бабай шаккатып карап торды, йөгереп кенә, алып кайткан бүләкләрен алып чыкты да, менә монысын без алып кайттык, диде. Ә аннан, „ә сезнең бүләк?“ дип, үзләрен аптырашка калдырды»;

«Минем зурысы үзенә кирәк әйбернең ссылкасын миңа җибәргән дә, «әни, мин Кыш бабайга ссылка җибәрдем, каян алырга?», ди»;

«Безнекеләр Кыш бабайга ышанмыйлар, үзегез алып яшереп куясыз диләр. Шуңа күрә сезгә генә әйтәбез инде, ни кирәген, хат язып тормыйбыз, диделәр».

Тагын берсе Данирның кызлары сорап язган бүләкләрнең бәясен дә исәпләп биргән. «Слайм ясаучы мөгезборын сигез мең, Лол курчагының өе — 32 мең тора икән. Шунда ук, үзләренең Кыш бабае Мөгезборынга ризалашканың белдергән. «Ул Ютуб-блогерларны бөтенләй блокировать итеп куярга кирәк», дип тә өстәгән.

Шулай ук Данирны чит кеше хатларын укуда да гаепләгәннәр, «Кеше хатларын, балаларныкы булса да, уку бер дә матур түгел. Бигрәк тә бөтен кешегә күрсәтү тагын да ямьсез», диелә язмада.

«Минеке интернетның нәрсә икәнен дә белми. Балаларга да кечкенә чакта кулларына телефон бирмәдем. Хет күтен бәреп еласын, юк булгач, юк инде», дип акыллы фикер әйтүчесе дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100