news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировны балаларын татарча өйрәтмәүдә гаеплиләр

Пародия остасы кызының тырышып татарча сөйләшкән видеосын куйган.

news_top
Данир Сабировны балаларын татарча өйрәтмәүдә гаеплиләр
Салават Камалетдинов

Юморист Данир Сабиров кызы Мәрьямнең татарча өйрәнеп утырган видеосын куйган. «Татар кызы татар телен өйрәнә. Күпкырлы талант булгач, туган телгә вакыт аз кала. Балаларның татарча сөйләшмәвенең төп сәбәбе үзебездә», — дип гаебен таныган ул.

Инстачылар Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның балаларын үрнәк итеп куйган. «Теләк булгач, Ландышның балалары туган телдә сөйләшә», «Әнә Ләйләдән үрнәк алыгыз. Шундый тәмле сөйләшә, бернинди ясалмалык юк», — дип язганнар.

«Балаларны чагыштырып утырмагыз әле. Мәрьям кадәр уңышларга бер артист баласының да ирешкәне юк», — дип яклап чыккан икенчесе.

Сабировлар гаиләсенә төпле киңәш тә бирүче табылган: «Балага татар телен теле ачыла башлауга өйрәтергә кирәк. Аннары алар аны беркайчан да онытмый, ә рус телен алар өйрәтмәсәң дә өйрәнә, чөнки аннан башка булмый. Ә менә русчаны татарчадан алдан өйрәтеп куйгач, аларга татарча өйрәнү бер кирәкмәгән эш кебек, чөнки русча аралашырга өйрәнгән».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар