Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның яңа гаилә әгъзасына Марат дип исем кушканнар

news_top_970_100
Данир Сабировның яңа гаилә әгъзасына Марат дип исем кушканнар
Фото: Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Миләүшә һәм Данир Сабировларның кызларының бер-бер артлы туган көннәре булды. Кече кызлары Даниягә эт бүләк иттеләр. Аңа Джо (Сабирҗан) дип исем куштылар.

Ә олы кызлары Мәрьямгә 15 яшь тулды. Гаилә әгъзалары озак кына баш ваткан, нәрсә бүләк итәргә, дип аптырап утырганда, артистның «теща»сы «сезгә маймыл гына җитми инде» дип әйткән.

Шулай итеп, Данир белән Миләүшә, бу сүзләрне идея итеп алып, кечкенә маймыл сатып алган. Мәрьям бүләк тартмасында маймылны күреп шаккаткан. Соңрак Данир яңа гаилә әгъзасына Марат дип кушулары турында хәбәр итә.

Әмма бу – маймылның икенче исеме, башта ул рус гаиләсендә яшәү сәбәпле, аның исеме Миша булган.

Язылучылары, Марат Яруллин Данирның гаилә әгъзасына аның исемен кушуларына шатланыр инде, дип уйлый. Кайберәүләр «мин бит маймыл турында гомер буе хыялландым» дип белдергән. Шулай ук: «Йортыгызны туздырып бетергәч кире илтеп бирерсез әле», – дип язучылар да бар. «Борчылмагыз, барлык уңайлыклары булган читлеккә заказ бирдек», – дип тынычландырган аларны артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100