Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән

Бу турыда Инстаграмда төрле аккаунтларда хәбәр ителә.

news_top_970_100
Данир Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән
Владимир Васильев

Татарстанның юмор остасы, пародист, җырчы Данир Сабировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта Инстаграмда «ТМТВ» каналы, «Татар радиосы», «Татар эстрадасы» аккаунтларында хәбәр ителә.

«Чын йөрәгемнән иремне мактаулы исем алуы белән котлыйм. Хәзер ул — Татарстан Республикасының атказанган артисты. Тамашачылар, рәхмәт сезгә! Бу сезнең һәм безнең хезмәтебез. Данир, исемең котлы булсын! Яратам!» - дип котлаган хатыны Миләүшә.

Инстачылар да артистны мактаулы исеме белән котлый.

«Данир бу исемгә күптән лаек иде. Талантлы, күпкырлы артист. Сәхнәдә белмәгән һөнәре юк»;

«Данир Сабиров бу исемгә лаек. Яратабыз! Хөрмәт итәбез!»;

«Чын күңелдән котлыйбыз!!! Молодец Азнакай егете бит!!! Киләчәктә дә зур уңышлар сиңа», — дип комментарийлар калдырганнар алар.

Данир үзе мактаулы исем алу шатлыгы белән уртаклашмады әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100