news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировка тамашачысы: «Әтиең хәзер әрләмиме инде?»

news_top

Данир Сабиров Төмәндәге концерты аллыннан урамда тамашачысын очраткан. Ул әфәнде артисттан: «Әтиең хәзер әрләмиме машинаны алып чыгып киткән өчен», – дип сорый.

Ә эш менә нидә икән: «Кайчандыр әтинең машинасын бәрдерүем турында мәзәк сөйли идем. Аны инде бөтенесе оныткандыр, дип уйлый идем. Юк икән! Тамашачым искә төшерде», – дип аңлата артист.

Ә урамда очраган абыйга ул: «Хәзер юк инде, хәзер үземнеке бар бит, тик үзенекенә тидерми. Кайвакыт кына биреп тора инде», – дип елмая.

«Бик оста сөйләгән идең. Син бик оста егет, күз тимәсен», – дип мактап куя тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар