Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировка: «Мәхәббәт көчле булса, җимешләрен кая куярсыз»

Юморист ике этен бергә бәйләп ишегалдына җибәргән видео куйган.

news_top_970_100
Данир Сабировка: «Мәхәббәт көчле булса, җимешләрен кая куярсыз»
«Татар-информ» архивы

Данир Сабировның гаиләсе ишәйгән. Аның гаиләсендә тагын бер эт барлыкка килгән.

«Безнең Кемаль Ниханлы булды. Кыскача тарихын язып китәм. Берәүләр авылдан шәһәргә, фатирга күченә. Этләрен кайда куярга белмиләр. «Берәр ай синдә торып торсын әле», — ди Кемальнең кинологы Алмаз.

Кыскасы, үзеннән-үзе килеп чыккан эт.

«Ярар, бер ай торсын, аннан күз күрер», — дидем.

Әле бит төп проблема: Кемаль белән уртак тел табалармы-юкмы.

Кыскасы, киләчәктә бергә булулары бары тик үзләреннән тора. Бар да яхшы булса, Нихан (исемен үзгәрттек, Кляр иде) бездә калачак. Яңа эткә өйдәгеләр шат. Кәшифә белән теща гына в шоке», — дип язган артист Ниханның барлыкка килү тарихын.

«Мәхәббәтләре кинодагы кебек көчле булса, җимешләрен кая куеп бетерерсез», «Башлы эт Кемаль һәм бик үк акыллы булмаган Кляр», «Нәселләре төрле этләрне бергә йөртмә инде! Аларның темпераментлары да, холыклары да төрле бит. Акыллы булганнары өчен генә шулай матур йөриләр. Җәфаламагыз хайванны», «Матур тормыш инде боларга», «Хаскиларның кача торган гадәте бар, Кемальне алып качмасын», — дип киңәш тә биргән, шаярткан да инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100