Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировка инстачы: «Атказанган исеме алгач, бик үзгәрдең, әзрәк җиргә төш…»

Артист инстаграмга кыска гына видео куйган. Ул анда бик әһәмиятле кыяфәт, ышанычлы адымнар белән баскычтан төшеп килә, елмая, аны камера төшерә. Кыскасы, бик текә, тәкәббер, «бруталь» килеп чыккан.

news_top_970_100
Данир Сабировка инстачы: «Атказанган исеме алгач, бик үзгәрдең, әзрәк җиргә төш…»
"Татар-информ" архивы

Шул видео астына Данир үзе болай дип язган: «Татарстанда танылган үзбәк булуың хәерлерәк, Үзбәкстанда беркем белмәгән татар булганчы».

Артистның чыгышы белән әлеге милләткә барып тоташуын искәртәсе килгәндерме, мәзәк итеп кенә язгандырмы, тәгаен әйтәсе килгән сүзе ни булгандыр, белмим… Ә инстадуслары арасында сүз, бәхәс куерган. Әлеге пост астында язылган фикерләр фәлсәфи, мәгънәви, уйландыра торган.

«Данир, син үзбәк түгел бит. Монда үсеп, татар җиренең сулышын үзеңә сеңдергән кеше бит син. Син кайда яшәсәң дә югалмас идең»,

«Үзбәк каны аккан татар ул!»

«Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, диләр бит»,

«Аны кем җибәрә әле читкә? Ул бит бер генә данәдә»,

«Данир, кемдер шундый сүз әйтеп бик хәтереңне калдырган бугай. Шуның бакчасына таш аттың сыман, шулайрак аңладым»,

«Кем генә булсаң да, яхшы кеше булып кал!»

«Син — татар егете! Горурланып татарлыгыңны яклап чык. Сине татар халкы күтәрде»,

«Голливуд артистлары бер кырыйда торсын»,

«Бөтен автобиографияңне язып баргач, әллә кайчан белгән, бергә үскән малай кебек син хәзер. Гади татар малае булып кал»,

«Ой, йолдыз чире башланды бугай»,

«Юк, Данир, син атказанган исеме алгач, бик үзгәрдең, әзрәк җиргә төш. Һавалана башладың дип әйтергә була. Кемгә ничектер, без — әбиләргә менә шулайрак», — дип язганнар аңа виртуаль дуслары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100