Данир Сабировка дәгъва белдергәннәр: "Үпкәләмә, ләкин синнән ис килә”
Танылган пародия остасы һәм җырчы Данир Сабиров сакалын кырыргамы-юкмы икәнен кызлары – Мәрьям һәм Даниядән сорарга булган. Сакал үстерүнең серләрен ачыклаган видеосын ул Инстаграм аккаунтына урнаштырган.
– Кызым, сакалны кырыйммы, калсынмы?
– Юк, алай матур.
– Ничек матур?
– Сакалны калдырсаң матур.
– Ә нигә матур?
– Син алай “элегантнее”.
– Әтием, үпкәләмә, ләкин сакалыңны кыргач, синнән ис килә, - ди Данир Сабировның кызлары.