Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров зур сөенече белән уртаклашты

Җырчы, юмор остасы Данир Сабиров кызыклы видео төшергән. Ул инстачыларга яңа машинасын күрсәтте.

news_top_970_100
Данир Сабиров зур сөенече белән уртаклашты
Александр Эшкинин

«Күпләр миңа: «Нинди машина алдыгыз?» — дип директка яза.

Сезгә җавап итеп әлеге видеоны төшердек.

Моңа кадәр җиңел машинам юк иде. Шәһәр буйлап мин гастроль автобусында йөрдем. Без шундый экономный бит инде. Берәр материаль әйбер алганчы, Төркиягә барып, төрекләрнең хәл-әхвәлләрен белеп кайтуыбыз яхшырак.

Безнең бөтен инвестиция шул: ял, андагы кичерешләр…

Быел кыш бик карлы булды. Автобус белән шәһәр буйлап йөрү авырга туры килде. Парковкада аңа ике машиналык урын кирәк, кайда куям дип эзләп интегеп бетәсең. Булмый болай дип, миңа да машина алырга булдык. Әле аны алганчы 10-15 тапкыр кире уйлаганмындыр. Әмма! Карантинда Төркиянең ябык торуы тәэсир иттеме — бу эшне ниятләдек! Башта кредитка алмакчы идек. Беренче взноска акча бар. Төрле банклардан санаттык, әмма отышлы шартлар бөтенләй юк! 500 меңгә кадәр страховка+каско чыга. Әле бит аннан тыш процент та бар!!! Болай да, тегеләй дә уйладык… Һәм нәтиҗәдә бурычка акча алып торырга булдык. «Бурычлы кеше үлми» диләр безнең якта. Сәламәт булып, рәхәтләнеп эшләп, бурычны кайтарырга язсын.

Менә сезгә кыскача машина алу тарихы. Әле ул машинада сезне дә йөртәчәкмен. Моның хакта соңрак сөйләрмен!» — дип язган ул.

«Ауди-шәп машина», «Ауди урманы кайда ул? Яшел ут кына булсын юлыгызда», «Каен астында үсә ди, орлыгыннан тора», «Урынын әйтерсең әле, мин дә чәчеп карыйм», «Афәрин, исән-сау йөрегез», «Бурычка кем биреп тора икән, языгыз әле безгә дә», — дип котлаган Данир Сабировны инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100