Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Үземә кул салу теләге көчле иде»

Данир Сабиров ВКонтакте челтәрендә биографиясенен чираттагы бүлеген бәян иткән. Ул җырчынын күнел төшенкелегеннән интеккән вакытлары турында.

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Үземә кул салу теләге көчле иде»
Салават Камалетдинов

«2017нче елда күңел төшенкелегенә бирелдем мин. Ул вакытта гел киләсе сезонда тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырмын, тагы нәрсә уйлап табармын икән дип уйлана идем. Аеруча юмор авыррак бирелә. Тамашачыны чыгып көлдерү нәрсә инде ул диләр кайберәүләр. Беләсезме, көлдерүгә караганда елатуы җиңелрәк. Элек бит бөтен эшне үзем эшли идем: сценарий авторы да мин, режиссер да… Хәзер бар да җайланды, Аллаһка шөкер, иҗади командам бар. Үз өстеңә бар әйберне дә йөкләү — ул зур хата. Менә шул уйланулар, борчылулар мине депрессиягә китереп терәде дә. 30 яшем тулар алдыннан, юбилей тамашасына әзерләнгәндә…

Депрессиянең беренче көнен Миләүшә яхшы хәтерли. «1 гыйнвар, 2017нче ел. Икенче этаждан төшеп киләсең. Күзләрең тонык, йөзеңнең төсе юк. Бөтенләй башка кеше идең, әйтерсең дә сине алыштырганнар», — ди.

Ул вакытта депрессия дигән чир турында бөтенләй белми идек бит. «Ярар, тиз генә үтәр», — дип уйлаган якыннарым. Инде айга сузылгач, табибка бардык. «Д витамины кирәк, кояш кирәк сезгә», — диде табиб. Киттек 10 көнгә Доминиканага. Бер айдан соң Төркиягә бардык. Әмма минем кәеф үзгәрми. Кешегә күңелле, ә мин үземә урын таба алмыйм. Апатия! Бер нәрсә дә эшлисем килми.

Больницада ятып чыктым, системалар куйдылар, әмма анда да хәл яхшырган кебек булмады. «Ты там вообще в овоща превратился», — дип сөйли Миләүшә.

Психологларга йөри башладык. Алар берничә һәм төрле булды, бер сеанс өчен хәтта 12 мен сум алдылар. Психологларга тоткан акчаларны кушсаң, ярты миллион тирәсе чыгадыр. Әмма алардан да миңа файда булмады.

Алып киттек Мәрьямне Мәскәүгә «Лучше всех» тапшыруына кастингка. Миләүшә инде мине һаман нәрсә белән булса да мәшгуль итмәкче, бәлки шуның файдасы тияр дигән кебек. Бардык, Мәрьям чыгыш ясады, тапшыруга эләгәме-юкмы икәнен ике көннән шалтыратып әйтербез диделәр.

Мәскәүдән кайткач, Миләүшә мине бер мари әбисенә өшкертергә алып китте. «Өегезгә кайтканчы сөйләшергә тиеш түгелсез», — ди. Ике әпә кебек бер сүз дә дәшми кайттык. Ә Миләүшәгә юл буе бертуктаусыз шалтыраталар, ул трубканы алмый. Мәскәү номеры, таныш түгел… Өйгә кайткач, Миләүшә электрон почтасын ачса, анда «Лучше всех» редакциясе хат язган: «Кызыгыз кастингны узды. Сезгә шалтыратабыз, ә сез трубкагызны алмыйсыз». Миләүшә сөенеченнән нәрсә эшләргә белми, ә мин инде, кәеф булмагач: «Иртә сөенәсен, хәзер әйтерләр 1-2 миллион түләргә кирәк дип», — дим.

Нәтиҗәдә, бар чыгымнарны да Беренче канал үз өстенә алды. Хәтта өйдән аэропортка кадәр такси өчен дә үз кесәбездән түләмәдек. Самолетка билетлар алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар.

Бу — минем депрессиянең пик чоры. Идәнгә ятып, идәнне сугып, елап яткан чакларым. Ашау түгел, хәтта дару да керми миңа. Дару кабам, шундук кире косып чыгарам. Яшәүне бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде.

Мәрьям, Миләүшә һәм мин киттек Мәскәүгә «Лучше всех»ка. Урнаштык кунакханәгә. Ә кунакханә 15нче катта. Миләүшә берүземне бүлмәдә калдырырга курка, чөнки тәрәзәдән ташлануым бар. Гомумән, ул вакытта мине берүземне бөтенләй калдырмый иделәр, кем дә булса артымнан ияреп йөри иде.

Кунакханәдә иртән хатын белән кызга иртәнге ашка беренче катка төшәргә кирәк. Ә мин төшмим, чөнки бер грамм да ризык ашамыйм. Ә алар мине берүземне бүлмәдә калдырмый. Нәтиҗәдә…», — дип, ин кызык җирендә бүлеп куйган бу тарихны Данир. Нәтиҗәдә Сабировлар гаиләсенен ни эшләп беткәнен 51 нче бүлектә беләчәкбез. Көтеп калабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100