Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров юл йөрү кагыйдәсен тупас бозып, авариягә эләккән - видео

Кара төстәге машинаның бамперы сул яктан өзелгән. Данир "кем гаепле инде" дип уфатана.

news_top_970_100
Данир Сабиров юл йөрү кагыйдәсен тупас бозып, авариягә эләккән - видео
Артист чокырга төшкән машинасын видеога төшереп, инстаграмга куйды. Кадрлардан күренгәнчә, аның кара төстәге машинасының сул як тәгәрмәче чокырга төшкән. Бамперы да өзелгән. 

"Юлларда сак булырга кирәк, дуслар", - ди ул. Инстачылар Данирны да, машинасын да кызгана. Судка барырга киңәш итүчеләр дә бар.

Данир "Мега" ягыннан Полушкина урамыннан барганда Сабир Әхтәмов урамына борылган булган. Ә анда "кирпеч" билгесе куелган икән. Данир шуннан кире борылып, чыгарга җыенган. Тик машина тәгәрмәче ачык коега төшеп киткән.

"Менә мондый вакытта кем гаепле", дип уфтана ул. "Һәрхәлдә, мондый тишекне юлда калдырмыйлар. Күз күреп өлгермәде", - ди ул. Чыннан да, бюрдюр янындагы чокыр тирәли үләннәр дә үсеп утыра. Мөгаен, ачык кое күренмәгәндер дә.

Шулай да бер инстачы төрттереп тә алган. "Үзем машина йөртә белмим. Күзегезне йомып түгел, ачып йөрергә кирәктер инде. Кирпеч торганы күренеп торгандыр бит. Нык та ашыккансыздыр инде", дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100