Данир Сабиров башкаруындагы «Ләкин» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Яңа җырның авторлары – Алинә Хисамиева һәм Гали.
«Тормышта булды төрле чаклар. Елмаеп-көлеп йөргән Данирның елаган чаклары да булганына ышанасызмы? Биографиямне укыганнар: «Әйе!» дип җавап бирер шундук. Әмма, сынауларга бирешмәскә, тормышка булган мәхәббәт яшәргә көч-дәрт бирә. Яңа җырым шуның хакта. «Ләкин» дип атала ул. Сез аны көттегез, ә без чыгардык. Барлык музыкаль майданнарда, рәхим итеп тыңлагыз!», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Артистны тыңлаучылары төрле смайликлар белән үсендергән.