news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров ялгыш әнисенә акча җибәргән

Артист йокы аралаш инстаграмны карап бүген әниләр көне дип уйлаган.

news_top
Данир Сабиров ялгыш әнисенә акча җибәргән
«Татар-информ» архивы

Данир Сабиров бүген бераз буталган. Бу турыда ул инстаграм сәхифәсендә язган.

«Йокы аралаш инстаграмны караганда, ялгыш, „бүген әниләр көне“ дип укыганмын. Бәйрәм белән котлап, әнигә 5000 сум салдым. Ул: „Бүген бит әтиләр көне“, — дип җавап кайтарган. „Алай булгач, акчаны җибәр әтигә“, — дидем. Әтиләр көне белән сезне, ӘТИЛӘР!», — дип язган ул.

Инстачылар шул уңайдан үз фикерләрен белдерергә ашыккан:

«Нигә әниеңнән сорадың инде, калсын хәер булып дияргә иде. Данир кайчагында ялгышасың, әтиеңә җибәр яңадан!»

«Флүзә ханым, шул хәтле тырыш, акыллы балалар үстергәнгә рәхмәт. Үзбәк хәйләкәр»;

«Данирдан чыгар инде. Әниең әтиеңә җибәрдеме икән соң, шуны беләсе килә»;

«Тормышта да артист инде син. Анысы әниеңә калсын инде»;

«Әтиеңә дә җибәр инде, биргән әйберне кире алмыйлар. Алар моңа икесе дә лаек. Әнидән башка әти булып булмый».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар