Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров хатынына бик кыйммәтле бүләк ясаган

news_top_970_100
Данир Сабиров хатынына бик кыйммәтле бүләк ясаган

Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова ире алып биргән «текә» машинасын күрсәтте.

Блогерның кыйммәтле бүләге «Ир-атның адекват көнләшүе нинди булырга тиеш?» дигән шаян видеосында күренә. Баксаң, «дөрес» итеп көнләшүче ир-ат: «Кадерлем, таксистлар белән йөрүеңне теләмим, менә сиңа «Порше», – дип, хатынына өр-яңа «Порше» машинасының ачкычын тотып атарга тиеш икән.

Язылучылары блогерны котлап, аңа хәерле юллар теләгәннәр. «Булдырасыз, сез күпләргә үрнәк», «Мондый матур хатынга бары тик «Порше». Патшабикә», – дип язалар алар.

«Бу – мактану булды инде. Карагыз, минем «Порше» дип. Ничектер күрсәтергә кирәк бит инде машинаны. Сторис төшереп булмый, чынлап мактану була. Просто кадрга эләксен дип тырышкансыз», – дип тә язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100