Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров хатынын һәм «теща»сын яратмаучыларга җавап биргән

news_top_970_100
Данир Сабиров хатынын һәм «теща»сын яратмаучыларга җавап биргән
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Пародияләр остасы, юморист Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә, тәмләп, хатыны турында язган.

«Никтер Миләүшәне яратмыйлар. Аны белмәгән кешеләр. Белмим, бу – нәрсә белән бәйледер?! Сары чәче шулай хәл итә микән, артист хатыны булуы микән, бәлки, көнләшәләр микән шундый яхшы ире булганга?!

«Ни өчен алай дип уйлыйсың?» – диючеләр булыр. Чөнки Миләүшә белән танышкан һәр кеше иң башта: «Без сине с… дип уйлаган идек, син андый түгел икән», – диләр. Әйе, бәлки, социаль челтәрдә шундый булып күренәдер. С… ул, ну, әйбәт с…

Киң күңелле (мине дә шундый булырга өйрәтте), беркайчан да берсен дә рәнҗетмәс... Менә аның әнисе турында да, мөгаен, шулай уйлыйсыздыр?! Кайчак видеоларда күреп аласыз бит аны да. «Усал», – дисез. Ул беркайчан да сөйләшми, барысы да эш буенча гына. Аның күңеле никадәр киң булганын бер мисал китереп аңлата алам. Менә чүплек янында бомж ятсын, ул аңа ризык белән җылы киемнәр алып барып бирәчәк. Хәле ничек аның, медицина ярдәме кирәк түгел микән, анысын да ачыклачак. Кайчак безгә әйтми генә аларга ризык илтергә китә... Белмим нигә, тик бомжлар һәм урамда соранып йөргән исерекләр белән тещаның особый любовь.

Хәзер кызына кире әйләнеп кайтыйк. Төгәлрәге – минем хатынга. Ул, хатын вазифасыннан тыш, иң җаваплы эшне башкара – төркемемнең директоры. Беләсезме, кайбер артистларда бу эшне берьюлы берничә кеше эшли, ә бездә – бер Миләүшә. Сәхнә арты эшен сез күрмисез. Әмма андагы кәгазьләр, документация... Арендасын түлә, договор төзе, налогын... Кыскасы: закон буенча эшләсәң – налог, законсыз эшләсәң – штраф. Күп инде анда, әле мин дә белеп бетермим. Аннары, ул үзе дә аерым эшли. Сәхифәсен алып бара, көн дә ниндидер съемкалар аның... Затлы итеп киенә, үзе шуңа куана, әле мине киендерә. Кыскасы, үз мөмкинлекләренә ышанган, үзе булдыра торган хатын. Мин эшләгән акчага рәхәткә чыдый алмаган түгел.

Әмма! Миләүшәне яратучылар да байтак. Аның хәтта үзенең фан-группасы бар. Әйе, чынлап әйтәм. Концертка килеп, кайчагында тамашачы: «Без Миләүшәне генә күрергә килдек, аның белән фотога төшсәк буламы?» – диләр. Менә шулай.

Бәлки, сезнең дә Миләүшә хакында әйтер уй-фикерләрегез бардыр. Языгыз. Бергәләп укыйбыз. Тискәре комментарийлар да, бәлки, булыр, рәхим итегез, берсен дә алып атмыйм

«Син фәрештә түгел, ләкин түгел кебек җирдән дә...» Яратам, ӘНИСЕ!» – дип язган артист.

«Хатын-кыз – ул салават күпере кебек, төрле төсләргә керә. Анын эчке дөньясын аңларга кыен. Эчке дөньясы усал, начар хатын-кыз шундый акыллы, тәрбияле Дания белән Мәрьямнең әнисе була алмас иде. Синең уңышларыңда да Миләүшәнең өлеше зур»;

«Данир, сиңа нәрсәгә кеше фикере, үзең яратасың икән – шул җиткән, барыбер кеше фикере белән яшәмисез бит»;

«Мин Миләүшәне белмәсәм дә, шулхәтле аны чын күңелемнән хөрмәт итәм! Шул тикле затлы, чибәр, интеллегентный ханым. Йөзенә чыккан бит аның кешелекле икәне, гел елмаеп кына тора ул. Бик сөйкемле! Молодцы, бик матур, бер-берегезгә килешеп тора торган парлар сез»;

«Бик ошый Миләүшә, молодец ул сезнең, аны яратмаучылар бары тик аннан көнләшәләр, шул гына», – кебек комментарийларны бихисап калдырган артистның гаиләсен күзәтеп баручылар.

Кыскасы, Миләүшәне яратмаучылар да инде артистның хатынын ярата башлаулары турында язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100