Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров халыкның мәгънәсез видеолар каравы турында: «Деградация...»

news_top_970_100
Данир Сабиров халыкның мәгънәсез видеолар каравы турында: «Деградация...»

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров үзенең блогында халыкның күбрәк мәгънәсез, бер файдасыз видеолар каравы турында фикер белдергән.

Безнең монда конференция бара әле. Нинди видеолар төшерергә икән, кеше нәрсә карый, дип сөйләшәбез. Дөресен әйткәндә, бөтен дөнья күләмендә деградация бара. Нәрсә генә әйтсәгез дә, никадәр мәгънәсезрәк, акылсызрак видео төшерәсең – кеше шуны карый.

Безнең Миләүшә белән төшергән бер видеобыз бар. Без көнбагыш ашап, кино карап утырабыз. Көнбагыш чүпләрен робот-пылесос җыеп тора. Менә шул видео дөньякүләм дәрәҗәгә чыгып бара. Кытайлар яза, испан кешеләре яза.

Бер әйбер генә сөендерә – видео фонында Салават абый репертуарыннан, минем башкарудагы «Каен ауган» җыры, татар җыры яңгырый. Шушы җырны ишетә бит чит ил кешеләре, дигән уй гына куандыра.

Ә инде мәгънәле әйбер төшерәсез икән – ул беркемгә кирәкми. Мәгънәсезрәк әйберләр кызык булган заманда яшибез. Сез нәрсә дип әйтерсез?» – дип сораган ул «подписчик»ларыннан.

Бу фикерне «Интертат»ка интервьюда «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова да әйткән иде. «Кеше кыска, мәгънәсез, гади видеолар карый. Артык уйланырга кирәк булмаганны. Күпвакыт нигә шулай икәнлеген аңлап та булмый. «Карады, көлде, онытты» кагыйдәсе белән яши кебек халык», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 май 2024
    Исемсез
    Егерме биш ел эчендэ халыкны сарык котуенэ эйлэндерделэр, бер нэрсэ тынламыйлар, укымыйлар, карамыйлар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100