
Башкортстан якларына Красноусольскийга гастрольләр белән килгәч, Данир Сабиров төркеме күңелсез хәлгә юлыккан.
«Бүген хәлләр булды бит әле. Гадәттә, мәдәният йортына төркем миннән алдарак килә. Мин килдем… Тик, аңлыйм, нәрсәдер булган.
Ринат белән Гүзәл каядыр китеп бара. «Без хәзер киләбез», – дигән булалар. Сиздермәскә тырышалар. Баксаң, болар Роберт янына хастаханәгә китеп бара икән. Робертны «скорый» алып киткән.
Күрәчәк, дигәнең шулмы икән? Красноусольскийга килеп, аягын авырттырган. Сынмагандыр дип өметләнәбез. Мәдәният йорты янындагы агач баскычка басып, баскычы белән төшеп киткән.
Концерт. Баянчы кирәк. Ярый, минәйтәм, биюче аягын авырттырмаган, Робертның безгә кулы гына кирәк, дип, аягына баса алмаган Робертны тәгәрмәчле ящикка утыртып, сәхнәгә алып чыктык.
Утырып кына уйнады инде, бәгырькәем. Этеп чыгаралар, аннары баянын кулына тоттыралар. Нишлисең инде, эшебез шул. Сәхнә дип янып яшибез. Үзем дә, бил үзәккә тиеп авырткан чакларда да, бәхетле кыяфәт ясап, ут чыгарып биегән булам.
Роберткаем! Тизрәк тәпи китүеңне телибез. Сәламәт кенә була күр», – дип сөйләгән җырчы.