Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров үзен тәнкыйтьләүчегә: «Дуракка охшасам да, мин тормышта...»

news_top_970_100
Данир Сабиров үзен тәнкыйтьләүчегә: «Дуракка охшасам да, мин тормышта...»
Салават Камалетдинов

Данир Сабировны, үзе белән фотога төшмәгән өчен, бер тамашачысы тәнкыйтьләп чыккан. «Сабиров бик эреләнгән! Бүген Мәскәүдә күрдек, «Фотога төшәргә мөмкинме?» дип янына килдек. «Уф, отстаньте», – дип әйткәч, күңелгә авыр булды. Әллә кем булмасыннар иде», – дип язып куйган ул үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.

«Ник үз ягыгызга борып язасыз? Без дә кеше! Без дә арыйбыз, бигрәк тә йокы булмаса. Үзегездә әдәп булмаганга, мин гаепле түгел. Беренчедән, сез рөхсәт сорамадыгыз, камерагызны кушып, битемә терәдегез. Икенчедән, мин: «Отстаньте», – дип әйтмәдем, «не сейчас» дидем. Берәр артист белән фотога төшәсем килгәндә, мин рөхсәт сорыйм. Рөхсәт бирсә, төшәм. Әрсезлекнең икенче бәхет икәнен беләм, әмма минем очракта түгел», – дип җавап язган Данир бу ханымга. Ә «подписчиклары»на Данир вакыйганы болай дип аңлаткан:

«Бүген иртән Мәскәүдә самолетка утырганда, кәефсез, уянмаган, иләс-миләс чагым иде. Бу ханым танып исәнләште, мин дә исәнләштем һәм үтеп киттем. Шуннан арттан килеп, кычкырып: «Әйдә фото төшик!» – дип телефонын битемә терәде. Җитмәсә, социаль челтәрләрдә үз ягына борып чыгарган.

Күңеленә тигәнмен икән, мин гафу үтенәм. Тик шулай эшләгәнемә бер дә үкенмим. Кайберләрен урынына да утырта белергә кирәк. Хөрмәтле тамашачым, без бит тәртипле халык. Мин дуракка охшасам да, тормышта бик таләпчән кеше. Барыгызга да ярап булмый. Менә, артист буларак, сезгә киңәшем: фото төшергә теләсәгез, рөхсәт сорагыз. Рөхсәт итсә – төшегез, «юк» дисә дә ачу тотмагыз, кешенең төрле чагы була», – дип киңәш иткән ул башка фанатларына.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2024
    Исемсез
    Шакларга кайтып китэм кайчак , эртис буласда ул бит бэтелэй чит Кеше , нэсэгэ кирэк ул. Эээээ анламыйм ? Путин узе булсада тэшмим , бар инде эртис халкы эчен улеп китучелэр , кая банда фотога тэшу мин концертларына да йэргэнем Юк , чэки дэбер , шатыр музыкадан башка эйбер яхшылап ишетелми , бэлэкэй залны эйтэм , бер 3 , 4 тапкыр бардым , бутэн Юк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100