Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров үзе турында: «Көндез – спортсмен, кичен, кайвакыт – спиртсмен»

news_top_970_100
Данир Сабиров үзе турында: «Көндез – спортсмен, кичен, кайвакыт – спиртсмен»
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров бөек фәлсәфәче, шагыйрь Гомәр Хәйямның: «Без кайвакыт кирәксез теләкләр белән тулы: бер кулда – бокал, икенчесендә – Коръән... Менә шулай зәңгәр күк астында яшибез без – ярым динсезләр һәм ярым мөселманнар» дигән канатлы сүзенә ияреп, үзе турында түбәндәге сүзләрне язып калдырган:
«Көндез – спортсмен, кичен, кайвакыт, спиртсмен. Арасында – артист, җомга көнне – мөселман. Булдыралганча яхшылыклар да эшлим, гөнаһлары да җитәрлек...
И Ходаем, кичер минем иске гөнаһларымны, бир көч яңаларына». Шул рәвешле җырчы бүгенге көндә адәм балаларының төрле тормыш рәвеше алып баруына, яхшы булырга тырышып та, тормыш ләззәтләреннән баш тарта алмавына ишарә ясаган.

Укучыларының бер өлеше Данирны аңларга тырышкан.

«Да, булдырасың барысын да. Исәнлек бирсен бер Аллам. Дөрес әйткәннәр – Аллага ышан, үзеңчә капшан»;

«Шулай инде, кеше хатадан хали түгел.Тормыш шулай дәвам итә...»;

«Гомер бер тапкыр бирелә. Һәрберебезнең үз язмышы. Кемгә кайчан килә ул намазга басу, мәчеткә йөрү. Ялгышларны төзәтик, ә язмышларны үзгәртеп булмый диләр бит», – дип язалар алар.

«Кичен спиртсмен булмасаң иде», – дип киңәш итүчеләре дә булган. Фикерләр арасында: «Бик моңсу...» – дигән комментарий да бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 май 2024
    Исемсез
    Иске гөнаһ булмый! Әвәлге гөнаһ, хәзерге гөнаһ, белеп һәм белмичә кылган гөнаһлар була. Артист булып йөрим дигәч тә, теләсә ничек язмасын әле!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100