Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Үзбәкстандагы туганнарының аның җырына биегәнен күрсәтте

news_top_970_100
Данир Сабиров Үзбәкстандагы туганнарының аның җырына биегәнен күрсәтте
Фото: Абдул Фәрхан/ "Татар-информ"

Татар эстрадасы юмористы Данир Сабиров әтисе белән Үзбәкстанда булган вакытта, язылучыларын үзбәк туганнары белән таныштырган иде. Шушы көннәрдә ул үзбәк туганнарыннан сәлам җиткерде һәм алар җибәргән видеоны күрсәтте.

Видеода күренгәнчә, телевизор экранында Данир җырлый, балалар белән бер ханым бии. Ә башка туганнары өстәл тирәли җыелган, кунак булып утыралар. Алар арасында Данир Сабировның әтисенә бик нык охшаганы да бар. Аны «Данирның әтисе» диючеләр, шулай ук «әтисенең энесе» дип төзәтүчеләр дә бар.

«Үзбәк туганнарыгыз бик матур бии. Экран аша сизелә: туганнарыгыз – музыкаль кешеләр! Сезнең иҗатыгызны яраталар. Сезнең белән горурланалар!»;

«Үзбәкләр – кызык халык инде ул, гаиләдә берсе дә бер җирдә дә эшләми, ләкин барысы да олигархлар кебек яши»;

«Асса, үзбәкләр баса», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Үзбәкстанда туганнарыгыз бармыни?» – дип аптыраучыга да «Данирның әтисе үзбәк бит» дип җавап бирүчеләр дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100