Пародия остасы Данир Сабиров бу көннәрдә атасының туган җире Үзбәкстанда сәфәрдә. Ул анда әтисенең күпсанлы туганнарында кунакта йөри, икетуган энесенең туенда күңел ача.
Артист язылучыларын да Үзбәкстандагы гореф-гадәтләр белән таныштырып барырга тырыша. Биредә туйга бик күп кеше чакырыла – 1500 кунак, 200ләп артист. Туйга бер көн кала «репетиция» – «Кишер турау» бәйрәме була. Анда да берничә йөз кеше җыела, егермеләп артист чыгыш ясый икән.
Туй уза торган залда ир-атлар белән хатын-кызлар аерым утыра. Кияү белән кәләш өстәленә ризык куелмый, куелса да, алар аны ашамый, су гына эчеп утыра, электән килгән йоласы шундый.
«Бик мәзәк йола», «И Ходаем, ач бит болар», «Кияү белән кәләш туй беткәнче кеше ашаганны карап утырамы», «Туй беткәч, шәпләп ашаталар инде», «Алар алдан ашап киләме, әллә чыгып кереп ашап керәләрме», «Ярый су эчерәләр икән әле, әллә нинди йолалар бар», – дип аптырашкан халык.
Данир Сабиров үзбәк туганнарының артык туган җанлы булуына шаккаткан: «Мондагы кунакчыллыкны белсәгез?! Безнең кунакчыллык берни түгел икән. Туган җанлы, рәхәт кешеләр».
«Минем өчен бер күренеш мәзәк тоелды, әмма ошады. Кемдер күңелеңә ята икән, барып, аның кесәсенә акча саласың. Кесә акча белән тулды», – дип тә шаярткан артист.