news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров үз концертларына әти-әнисен аерым-аерым алып барган

news_top
Данир Сабиров үз концертларына әти-әнисен аерым-аерым алып барган
Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы видеолар куйган.

Ул әнисе белән машинада барганда «җыр язган». «Әнкәемнең машинасында юл тоттык без Баулыга, бу тирәдә концертлар булганда кайтып кунам мин Азнакайга», – дип сүзләр тезмәсен көйгә сала ул.

Икенче көнне инде артист әтисе белән машинада бара. «Кичә әнине үз машинасында Баулыга алып бардым. Бүген әтине үз машинасында Лениногорскига концертка алып барам. Кичә мамин день булды, бүген папин день», – дип сөйли ул.

Видеоларны караучылар «әти-әниең бергә түгелмени, ник парлап бармыйлар концертка» дип кызыксынганнар. Шулай ук әти-әнисенең күңелен күреп йөрүче Данирга соклану сүзләрен дә белдергәннәр.

Данир, кызыксынучыларга җавап итеп, әти-әнисе белән бергә төшкән фото да куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар