Данир Сабиров укытучыларга: "Нервыларыгызны тәртип бозган балаларга әрәм итмәгез!"
Данир Сабиров укытучыларга: "Нервыларыгызны тәртип бозган балаларга әрәм итмәгез!"
Данир Сабиров кабартма күргәч укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре белән котларга кирәклеген исенә төшерүен әйтә. Кабартма йөрәк формасында булганга күрә, укытучыларын исендә төшергән икән.
"Укытучылар көне белән, хөрмәтле педагоглар! Авыр, җаваплы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телим", ди ул, "хезмәт хаклары канәгатьләндерерлек булсын, нервыларыгызны тәртип бозган балаларга әрәм итмәгез", - ди.
"Причем тут кабартма и укытучылар көне?" - дип нервланган бер укучы.
"Йөрәк формасында булганга", "Мәктәп ашханәсендә шундый кабартма белән сыйлыйлар иде", - дип җавап язганнар аңа.
"Рәхмәт бик зур укытучыларны хөрмәтләвең өчен. Ходай олыласың үзеңне", - дип язган укытучы ханым.
"Аларның нервлары шул тәртипсез балалар белән бетә инде. Ул балаларга игътибар итмәгез дисезме?" - дип язган тагын берсе.