Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров түшәк янында шәм тотып торган ярдәмчесен котлый: «Үлгәндә дә дөрес үләрсең»

news_top_970_100
Данир Сабиров түшәк янында шәм тотып торган ярдәмчесен котлый: «Үлгәндә дә дөрес үләрсең»
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

Данир Сабиров үз төркемендә эшләүче, әмма сәхнәдә күренми торган ярдәмчесе Зоя Солошинаны гомер бәйрәме белән котлап шаян пост язган һәм фотолар тезмәсе ясаган. Фотоларда Зояның Данирдан шактый гына озын булуы күренә, Данир, Миләүшә һәм Зояның бергәләп Төркиядә төшкән фотолары, хәтта ярдәмченең ир белән хатын ятагы янында «шәм тоткан» фото да бар.

«Бүген безнең «Татарча сөйләшәбез» рубрикасын алып баручысы, журналист, миныджыр, ярдәмчебез, татар җанлы урысыбыз, хатынның подружкасы, минем братан Зоя Алексеевна Солошинаның туган көне.

Арабызны бутарга теләүчеләр булды, тик без һаман күп еллар бергә һаман шулай, үзең әйтмешли, «яшәү рәхәт», дип тормыш ит, Зоя ханым. Үзең бик җитез, хәйләкәр һәм шул ук вакытта гадел дә була беләсең. Син үлгәндә дә дөрес итеп үләрсең инде бер 115 яшеңдә. Синең кебек дөрес тукланган, сәламәтлеген кайгырткан кеше бар микән бу дөньяда? Бәхетең шушы кечкенә буеңны гел сүрәп йөрсен яме», – дип шаян сүзләр белән котлаган артист ярдәмчесен.

Котлауларга Данирның язылучылары да кушылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100