Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Тулай торакта үскәндә, мин моны хәтта хыялыма да китермәдем...»

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Тулай торакта үскәндә, мин моны хәтта хыялыма да китермәдем...»

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировның концертларының берсендә Салават Фәтхетдинов белән Айдар Галимов та булган.

Билгеле булганча, бик күп артистларга пародия күрсәткән кебек, Данир бу ике шәхескә дә бик яратып пародия күрсәтә. Килешәсездер, нәкъ менә шул икәүгә күрсәткән пародияләре Данирның аеруча да шәп килеп чыга. Коеп куйган инде менә! Үзләренә пародияне легендар җырчылар да уңай кабул итәләр икән, эчләре катканчы көлеп, елап бетеп караганнар әнә.

«Эстрадабызның ике бөек шәхесе концертымда бер үк миниатюраны карый һәм аларның реакцияләре – видеода.

Салават абый, Айдар абый! Тамашама килүегез – минем өчен зур бәхет. Тулай торакта үскәндә... урындыкка басып, күрше апаларына җырлаганда, мин моны хәтта хыялыма да кертә алмый идем», – дип язган үзе дә канәгать калган Данир шәхси аккаунтында.

Виртуаль дуслары да юмор остасына җылы эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар.

«Ой, шәп булды, Данир, концертыгыз. Аеруча да – Әҗәл белән Салават. Мәчет, күпер турында әйтүегез ошады»;

«Ахахах... уф, үләм. Видеода Салават абыйны күрмәгән булсам, Данирның тавышыннан Салават абый дип белгән булыр идем»;

«Без дә көлә-көлә елап беттек, мин уйлаган идем, моны Салават абый үзе күрсә, көлеп үләр иде, дип»;

«Тамашачыларның эмоцияләре искиткеч», – дип язганнар.

Видео: Данир Сабировның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100