Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Төркия мәчетендә: «Вәт кызу халык икән, имамны яралар дип торам»

news_top_970_100
Данир Сабиров Төркия мәчетендә: «Вәт кызу халык икән, имамны яралар дип торам»
Фото: Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы артисты Данир Сабиров Төркиядә җомга намазына дип мәчеткә барган, анда төшерелгән видеоны язылучыларына да тәкъдим иткән.

«Төрек кардәшләребездә ял вакытында җомгага килгән идем. Матур гына башланды җомга вәгазе, аннан имам кереп китте сәясәткә, вәт башланды аннан бәхәс, вәт кызу халык икән, мәчеттә дип тә тормадылар. Имамны яралар дип торам. Ярар, ни булуга карамастан, гадел кешеләр булып, азагы хәерле булсын, мөбәрәк җомгалар белән», – дип язган ул.

«Андый жирдә катнашмыйча, тыңлап кына утырсаң да яхшы инде. Бәхәскә кереп китсәң, бетте баш», «Әй, шул сәясәт, алар гына сөйләп нәрсәдер үзгәрсә иде», – дип комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100